7 апрельдә опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берелектә ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яисә читләтелгән, шулай ук ведомствоара учетта торган ата-аналар белән әңгәмә үткәрделәр. Әлеге әңгәмәнең максаты – бу категория кешеләрне гаиләләрен саклап калуга,балаларын гаиләгә кайтаруга мотивацияләү.Чарада Кукмара Үзәк мәчетеннән Райнур хәзрәт, шулай ук ике балигъ булмаган баласына карата ата-ана хокукларында кайтарылган әни катнашты.