"Чернобыль афәтенә – 30 ел" дип исемләнгән информацион сәгать

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте - Чернобыль фаҗигасенә быел 30 ел тула. Шул уңайдан Зур Сәрдек китапханәсендә "Чернобыль афәтенә – 30  ел" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Әлеге чарага Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан “Батырлык Ордены” кавалеры Җиһаншин Ренат  абый чакырылды. Рәмзия Хөсәенова  китап укучыларга аңлаешлы итеп Чернобыль фаҗигасе, аның нәтиҗәләре турында сөйләде. Китапханәче Наилә Шакирова "Чернобыль элек һәм хәзер” исемле рәсем күргәзмәсенә күзәтү ясады. Ренат абый Җиһаншин китап укучыларга Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә ничек катнашулары турында сөйләде.  “Без бу һәлакәтнең үзәгендә кайнадык. Шулай итеп без миллионлаган кеше тормышын саклап калдык. Берни дә уйламыйча һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштек. Бу вакыйгаларда катнашуиптәшләремнең бик күбесе юк инде. Мондый фаҗигане кабатламаска омтылу – безнең һәрберебезнең бурычы”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International