13 апрельдә балалар китапханәчесе Хафизова Г.М. “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”ның 2 а сыйныф укучылары өчен “Безнең канатлы дусларыбыз тормышында” дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Уен барышында укучылар кошлар темасына кызыклы, файдалы мәгълүматлар алдылар, презентация карадылар. Балалар табышмакларга җаваплар бирделәр, кошлар турында клип карадылар.