7,8,9 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә «Яшь профессионаллар» төбәкара ачык чемпионаты булып үтте. Бу чемпионатта районыбыздан «Сактон», «Инвожо», «Зангари» удмурт фольклор ансамблләре, «Кнавел» мари халык ансамбле, «Чәчкә» татар халык бию төркеме, «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле, «Тюрагай» удмурт вокаль ансамбле, район мәдәният йортында эшләп килүче «Акварель» бию төркеме , «Калинка» рус халык вокаль ансамбле һәм аерым җырчылардан Алмаз Харисов, Эдуард Асапов, Алия Курочкиналар чыгыш ясадылар.