14 апрельдә район Мәдәният йортында үзәк һәм балалар китапханәсе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап “Тукайлы яз” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйгегә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 106 бала катнашырга теләк белдерде. Алар Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен татар, рус телендә яттан сөйләде. Катнашучыларга урыннар дүрт төркемдә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф, 5-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар арасында билгеләнәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрель Габдулла Тукайның туган көн бәйрәмендә билгеле булып, аларга дипломнар тапшырылачак.