14 апрель балалар китапханәчесе Хафизова Г.М. “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”ның 3 в сыйныф укучылары өчен «К неведомым звездам» дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Әлеге викторина Космонавтлар көненә багышланган иде. Балалар нәрсә ул Галәм, Галактика, Җир, Кояш, Йолдызлар, Комета дигән сорауларга җаваплар таптылар.