Кукмаралылар “Яшь профессионаллар” республика конкурсында катнашты

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

“Казан ярминкәсе”ндә WorldSkills хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” республикакүләм конкурсы узды. “Инженер дизайны” юнәлешендәге ярышларда Поч.Сутер мәктәбе укучылары Инсаф Нотфуллин һәм Дмитрий Курангышевлар – икенче, Андрей Сәйфуллин һәм Тимур Вояшевлар өченче урыннарны алдылар. “Фрезерлау һәм токарь эшкәртүе” номинациясендә Поч.Кучук мәктәбе укучылары Денис Александров һәм Илья Васильевлар өченче урынга чыкты. “Челтәр һәм администрацияләү” юнәлешендә катнашкан Урта Комар мәктәбе укучылары Артем Туктаев һәм Дмитрий Давыдовларга катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Һөнәри осталык Чемпионатының регионара этабы кысаларында “Мин – оста” дигән республика бәйгесе дә үтте. Кукмара 4нче мәктәбе укучысы Мөшәррәф Шәмсиева беренче урынны яулады, ә Сәрдекбаш мәктәбеннән Сәйдәш Мифтахов конкурсның призеры булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International