Кукмараның яшь йолдызлары “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Гала-концертында катнашачак

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Казанның “УНИКС” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле (кечкенәләр төркеме) “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә – икенче, Зөлфәт Юскаев һәм Руслан Константиновлар дуэты “Алып баручы” номинациясендә өченче урыннарны алдылар. Кукмара егете Эдуард Асапов белән күппрофильле лицейдан Зоя Краснова “Вокал” номинациясендә өченче урынга чыктылар.

“Улыбка”, “Выше радуги” ансамбльләре, аерым башкаручы Илзирә Зарипова, алып баручылар Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар дуэты 23 апрельдә “Пирамида” күңел ачу комплексында узачак фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International