“Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында китапханәче Лилия Гарипова социаль педагог Эльмира Набиева белән берлектә тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен “Сәламәт – мин, сәламәт – ил” дип аталган сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Чара ахырында тәмәке тартуның зарары турында фильм күрсәтелде.