21 апрельдә балалар китапханәсендә «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дип аталган әдәби кичә булды. Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әлеге кичәдә “Чулпан” балалар бакчасы балалары катнашты. Китапханәче Закирова Ф.Ф. презентация ярдәмендә балаларга язучының балачагы, тормышы, шигырьләре турында сөйләде.
Шулай ук язучының шигырьләрен уку конкурсы оештырылды. Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.