Библиосумерки-2016

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

22 апрель көнне балалар китапханәсендә “Библиосумерки – 2016”  Бөтенрәсәй буенча уздырылган акция үтте.  Әлеге акция кино елына багышланды.  Кичке якта китапханә балаларның күңелле авазларына күмелде. Алар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйлә Низамова белән бергәлектә оригиналь открыткаларны төрле буялар ярдәмендә ясадылар.  Шулай ук балалар “Китап битләреннән зур экранга” дип исемләнгән презентация ярдәмендә кино тарихы, анда катнашучы кешеләр хакында тулы мәгълүмат бирелде.  Балалар бу кичне җырлап-биеп, кызыклы конкурсларда катнашты. Һәр балага кичә ахырында бүләкләр таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International