Татарның бөек язучысы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы №4 гомумбелем бирү мәктәбенең урта сыйныф укучылары өчен “Тукай – шигъри чишмәбез” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге чарага җирле язучылар һәм шагыйрьләр дә чакырылган иде.