22 апрель көнне Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 6 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чараны ЗАГС бүлеге модире Латыйпова З.Т. Бөек Җиңүгә багышланган шигырь белән башлап җибәрде. Котлау сүзләре яңгыраганнан соң, төп документны яшьләргә Татарстан Республикасы буенча ФМХИ Кукмара районындагы булеге хезмэткэре Глухова Эльвира Хэлим кызы тапшырды. Яшьләргә район ветераннар советы рәисе Мансуров М.М. үзенең теләкләрен җиткерде. Тантанага, тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котларга дип, аларның якыннары да чакырылган иде.