Чарлы китапханәчесе Гөлчәчәк Каменщикова тарафыннан Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары актив катнашты. Алар бөек шагыйребезнең шигырьләрен , көйгә салынган “И туган тел” җырын башкардылар. Әияти геройлар “Шүрәле” белән “Су анасы” балаларга үзләренең киңәшләрен һәм бүләкләрен тапшырдылар.