Кукмарада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек бара

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны – 15213. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыллардагы һәм поселоктагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның исәбе алыначак. Поселокта бу эш  сайлау ысулы белән үткәреләчәк: моның өчен 3704 объектның 846 йорт хуҗалыгы сайлап алынган. Авыл җирендә исәп алу тоташ булачак.  Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу чарасына вакытлы хезмәткәрләрне тарту каралган. Безнең районда  бу уңайдан 5 участок төзелгән.  Исәпкә алу үзәкләре Зур Кукмара, Манзарас, Починок-Кучук, Починок-Сутер һәм Олыязда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International