25 апрель көнне Кукмара туган якны өйрәнү музеенда Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чара үтте. К.Низамиева ”Г. Тукай иҗатында дога мотивы” дип аталган доклад укыды. А.Хафизова Г. Тукайның шигырьләрен укыды, шагыйрьнең автобиографиясе турында викторина үткәрде.