26 апрель көнне районыбызның үзәк паркында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган “Тукайлы яз” шигырь бәйгесе җиңүчеләре чыгыш ясады. Шулай ук “Тукай әкиятләре илендә” һәм “Әдәби герой музее” конкурсларында җиңгән балаларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Укучылар рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады. Кичәдә Габдулла Тукайның “Туган авыл” һәм “И, туган тел” дип исемләнгән җырлары яңгырады. Бәйрәмдә язучының әкият геройларын да очратырга мөмкин иде.