Казанның актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Зилә Ибраһимова (җитәкчесе Дания Хәбибуллина) “Үзе иҗат иткән шигырь” номинациясендә беренче урынны алды.