Язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак:
-беренче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 800 сумлык акчалата бүләк;
-икенче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сумлык акчалата бүләк;
-өченче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 600 сумлык акчалата бүләк.
Җиде көнлек эш нормасын үтәү мәҗбүри шарт булып тора.