Кукмаралылар “Пирамида”дан җиңү белән кайттылар

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

“Пирамида” күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды. “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Улыбка” ансамбле (кечкенәләр төркеме) -беренче, “Выше радуги” (уртанчылар төркеме) икенче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. “Вокал-соло” номинациясендә Илзирә Зарипова икенче дәрәҗә лауреат булды. “Алып баручы” номинациясендә Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар дуэтына – беренче, Руслан Константинов һәм Зөлфәт Юскаевлар дуэтына өченче дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International