“Музей язы” акциясе рамкаларында үткән чара

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

           27 апрель көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Музей язы” акциясе  рамкаларында 14 яше тулган  Николаев Радик Игорь улына, Петрова Алена Гек кызына, Гимадиева Ралинә Рифат кызына, Асапов Тимур Вячеслав улына, Павлов Александр Николай улына тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданы паспорты тапшырылды. Бу тантанада балаларның әти-әниләре, Кукмара район Советының аппарат җитәкчесе Гаянова Резеда Нурислам кызы, Кукмара поселогының УФМС булеге хезмәткәре Глухова Эльвира Хәлим кызы катнашты. Резеда Нурислам кызы балаларны котлап: “Паспорт алу – олы тормышка аяк басуда беренче җитди адым, сез бу документка сак карарга, Россия Федерациясе гражданы исемен лаеклы йөртергә, тырышып белем алырга, туган үскән җирегезне онытмаска тиеш”,- диде.  Музей директоры Давлетшина Ләбүдә Әхмәдфида кызы шулай ук балаларны бу истәлекле көннәре белән тәбрик итеп,  бүләкләр тапшырды. Тантана музейга экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International