29 апрельдә Кукмара район мәдәният йортында “Солдатка озату” кичәсе булды. Кичәгә булачак солдатлар чакырылган иде. Бәйрәм тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Х.Галеева, ветераннар Советы рәисе М.М.Мансуров, район хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Р.Р.Гафиев чыгыш ясады. Район үзешчән артистлары үзләренең җырларын бүләк иттеләр.