Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май һәм Пасха белән котлады

2016 елның 1 мае, якшәмбе

-1 Май бәйрәмен без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә каршы алырга күнеккән, - диелә котлауда. – Кемдер әлеге бәйрәм көннәрен язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт, әйләнә-тирәне чистарту эшләре белән мәшгуль. Мул табын артында әлеге бәйрәмнәрне үткәреп җибәрү дә безнең тормышыбызның җитеш, имин булуын күрсәтә. Эшләү, ял итү – үзе бер бәхет бит ул. Бу хакта онытмыйк һәм мул тормыш ачкычының үз кулларыбызда булуын хезмәтебез, тырышлыгыбыз белән раслыйк. Бүгенге уңышларыбыз – эшчеләрнең, төзүчеләрнең, игенчеләрнең, укытучыларның, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең уртак казанышы. Без бердәмлек яклы, бергә булсак, теләсә нинди эшләрне башкарып чыгарга сәләтле.

Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз чәчәк атар, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышта яшәр дип өметләнәм.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International