Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗатка сәләтле укучылар арасында "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздырды. Арчада үткән сайлап алу турында Зур Сәрдек гимназиясе укучылары Шәйхетдинова Илзия һәм Шаһабиева Йолдыз катнашты. Сайлап алу турын уңышлы узган әлеге укучылар Казанда узган йомгаклау бәйрәмендә катнаштылар. Шаһабиева Йолдыз III дәрәҗәле диплом, Шәйхетдинова Илзия дипломант исеменә лаек булдылар. Уңышлар телибез, котлыйбыз!