Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны котлады

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмарада гомер итүче сугыш ветераннарының өйләренә барып, Җиңү көне белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бәйрәм күчтәнәчен тапшырды.

-Көрәш кырындагы аяусыз батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, тыныч тормыш телим, - диде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International