30 апрель көнне “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында самбо буенча шөгыльләнүче балалар Шәмәрдән поселогында 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы балалар арасында Татарстан Республикасының атказанган тренеры, спорт мастеры М.К. Галимуллин истәлегенә үткән самбо буенча республикакүләм турнирда катнаштылар. Хуҗин Илназ (35 кг ү/а) 2 урын, Бадретдинов Мәлик (27 кг ү/а), Исаев Максим (35 кг/а), Платонов Антон (42 кг ү/а) 3 урын яуладылар.