Олыяз җирлегендә семинар узды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды. Семинар мәктәп янындагы мемориаль комплекс янында башланды. Җирлек башлыгы Рамил Маликов 9 Май бәйрәменә хәзерлек һәм санитар-чистарту икеайлыгының барышы турында сөйләде.

Семинарның пленар өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Музей белән танышканнан соң, җирлек башлыгы 2015 елда башкарылган эшләр белән таныштырды, төп игътибарны җирлекнең социаль-икътисадый стратегиясенә юнәлтте. Роспотребнадзор идарәсенең Кукмара районындагы җитәкчесе Ринат Сабирҗанов, “Инженерлык челтәре” җәмгыяте директоры Наил Гыймадиев, “Экосервис” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Шәйхетдиновларның да чыгышлары тыңланды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин семинарга нәтиҗә ясады, сорауларга җаваплар бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International