Агымдагы елның 5 нче маенда ГАУСО КЦСОН “Тылсым” реабилитацион үзәгендә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Павлова А.В., һәм Галимуллина Л.Г. “Кукмара Бөек Ватан сугышы елларында” исемле кичә уздырдылар. Кичәдә үзәктә дәваланучылар өчен “Кукмара Бөек Ватан сугышы елларында” исемле презентация күрсәтелде һәм чыгыш ясалды.