5 майда “Росинка” клубына йөрүче укучыларны белән очрашу булды. Балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы балалар өчен «Полна загадок чудесница природа» дип исемләнгән экологик викторина уздырды. Викторина барышында укучылар табигать, хайваннар, кошлар темасына карата сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр, табигать турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. «Хайваннар дөньясында» кроссвордын чишеп, балалар яраткан мультфильм геройларын таныдылар. Балалар әйләнә-тирә мөхит турында булган белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сак караш турында сөйләштеләр.