6 майда балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы “А.М. Булатов исемендәге 2нче номерлы күппрофильле лицей”ның 2 А сыйныф укучылары өчен «Вставали в строй мальчишки боевые» дип исемләнгән батырлык дәресе уздырды.
Яшь пионерларның сугыш вакытындагы күрсәткән батырлыклары турында сөйләгән мәгълүматлар балаларны битараф калдырмады. Укучыларга китапханәче “Патриот” сүзенең мәгънәсен аңлатты, сугышның без күз алдына китергәннән дә куркынычрак булганлыгын сөйләде.