Район башлыгы тыл ветеранын юбилее белән котлады

2016 елның 6 мае, җомга

Зур Кукмарада яшәүче Хөсәенова Әминә Рәхимулла кызы шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын район башлыгы Сергей Димитриев, җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев, район почтампты җитәкчесе Райнур Фәхриев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм башкалар котлады. Район башлыгы ветеранга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International