Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары Рафаиль Гыйльманов якташыбыз Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды

2016 елның 8 мае, якшәмбе

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан районыбызга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары, полициянең генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов килде. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды. Әлеге тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар да катнашты.

Башкала кунагы Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә булып, музей белән танышты, укучылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International