-Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булучыларны, тылда армый-талмый корал җитештерүчеләрне, фронттагыларны икмәк белән тәэмин итүчеләрне олы ихтирам һәм юксыну хисләре белән искә алабыз,- диелә котлауда. –Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә сугыш һәм тыл ветераннарының йөрәгендә әрни, тәннәрендәге төзәлмәс яралар булып сыкрый. Җиңү бик кыйммәткә төште. 1418 көн һәм төн дәвамында барган сугыш юлының һәр метры солдат каны, аналарның, ятимнәрнең күз яше белән сугарылган. Илебез азатлыгы өчен башын салган батырлар арасында 11 меңнән артык райондашыбыз да бар. Ә бүген арабызда булган ветераннар алдында без баш иябез. Яшьлекләрен сугыш урласа да, алар гомер буе сафта булдылар.
Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле кабынып торган сугыш учаклары, күп гомерләр өзелүгә сәбәп булган канлы бәрелешләр безгә илебездә 71 ел хөкем сөргән тынычлыкның кадерен белергә, бүгенге вәзгыятьне яхшырак бәяләргә ярдәм итә. Күп кайгы-хәсрәт кичергән илебезгә яңадан сугыш афәте янамасын иде.
Бәйрәм белән сезне, һәркемгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин тормыш телим.