Поселокта “Үлемсез полк” акциясе узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән әлеге  акциягә Татарстан Республикасы, шул исәптән бистәбез халкы да бик теләп кушылды.

“Үлемсез полк” акциясе кысаларында яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының  портретларын һәм чәчәкләр тотып, Җиңү паркына юл алды. Аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды.  Ил азатлыгы өчен шаһит киткән  каһарманнарыбыз бүгенге бәйрәм көнендә шул рәвешле “сафка басты”. Һәр портрет – үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Акциядә катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International