Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова башлангыч сыйныф укучылары белән бергәлектә сугыш ветераны Әхмәдулла Шәфигуллин белән очрашты. Ветеран укучыларга үзенең үткән тормышын, сугыш чоры истәлекләрен сөйләде. Балалар ветеранга сугыш темасына багышланган шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар.
Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, әтиләрен сугыш урлаган өлкәннәрне бәйрәм кичәсенә чакырды. Өлкәннәр өчен концерт номерлары, презентация күрсәтелгәннән соң, алар өчен чәй өстәле әзерләнде.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бөек Ватан сугышы һәм язучылар дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Укучылар кичә барышында Ф.Кәрим, А.Алиш, М.Җәлил сугыш чоры язучылары белән танышты. Аларның тормыш юлы һәм иҗатлары турында сөйләп кителде. Укучылар язучыларның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. “Дәһшәтле чор балалары” дип исемләнгән презентация дә күрсәтелде. Шулай ук “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.