“Олимп” боз сараенда 2000-2001 елгы командалар арасында “Җиңү Кубогы”на хоккей турниры узды. Ярышта Арча, Байлар Сабасы, Кукмара командалары катнашты. Турнир “Орион” командасының ата-аналар комитеты тарафыннан оештырылды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Байлар Сабасының “Тимерхан”, 2 урынны Кукмараның “Орион”, 3 урынны Арчаның “Арча” командасы алды.
“Иң яхшы капкачы” дип Ришат Шәвәлиев, “Иң яхшы яклаучы” - Мурат Хәкимов, “Иң яхшы һөҗүм итүче” - Алмаз Сибгатуллин, “Иң яхшы бомбардир” дип Илдар Ахуновлар танылды.
2015-2016 елгы сезонның Татарстан беренчелегендә “Иң яхшы һөҗүмчеләр” булган Илсаф Галимҗанов, Артур Шәймарданов, Булат Сабирҗановлар да бүләкләнде.