Һәр ел саен Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее үз коллекцияләрен тулыландыру максатыннан 15 апрельдән 15 майга кадәр “Бүләк итү көннәре” үткәрә. Агымдагы елда бу акция ярдәмендә музей фондлары 70 тән артык экспонат белән тулыланды.
16 майда музейда әлеге акциягә йомгак ясалды һәм бүләк ителгән экспонатлардан күргәзмә оештырылды. Бүләк итүчеләр берничә төрле номинациядә билгеләнде:
“Эксклюзив” - Шафикова Г.К. ( чигүле карават кырые 2 данә), Фатыхов Р.Т. (1980 нче елда оештырылган Олимпия уеннары билетлары 2 данә),
“Иң борынгы табылдык” – Гарифуллин Р.К. ( моннан 4000 ел элек кулланылган таш балта);
“Иң юмарт бүләк итүче” – Тихонова Н.П. (көнкүреш кирәк-яраклары).
Бу чарада катнашучыларга рәхмәт белдерелде, дипломнар бүләк ителде һәм музей буенча экскурсия оештырылды.