Кәркәвеч авылы китапханәчесе Энҗе Хабибрахманова төрле катлам китап укучылар өчен “Бәхеткә юл кайдан” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә тамашачы Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы Зифа Кадыйрова һәм якташыбыз Көмеш кыңгырау” журналисты Резедә Гасыймова белән очрашты. Очрашу барышында һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Кичә ахырында теләкләре булганнар авторның матур теләкләре язылган китапларын да алдылар. Бу очрашу күпләрнең күңелендә озак сакланыр.