Кукмарада күчмә утырыш узды

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Кукмарада “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең һәм Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының район башлыгы Сергей Димитриев катнашында күчмә утырышы үтте. Депутатлар һәм министрлык вәкилләре иң элек Кукмара металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинатының эшчәнлеге белән таныштылар, поселокның Гафиятуллин урамындагы яңа төзелүче күпкатлы йортта булдылар, “Кукмара” агросәнәгать паркын карап уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International