РДКда “Гаилә бәйрәме” узды

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Әлеге чарага районыбызның күркәм гаиләләре чакырылган иде. Бәйрәмдә Күкшел авылыннан үзләренең ике балалары янына тагын бер кыз алып тәрбияләгән Вәлиевлар, Кукмарада яшәүче, “Спорт” номинациясендә җиңү яулаган Вахитовлар гаиләләре тәбрикләнде. Куркино авылыннан Римма Ракеева һәм Иске Кнә-Юмьядан Надежда Семеноваларга “Ана даны – Материнская слава” медальләре тапшырылды. Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләде. Бәйрәм җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International