Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисматова, Халыкара гаилә көне уңаеннан, “Гаиләләр тыныч, тату булсын!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Әлеге кичәдә өч гаилә катнашып, кызыклы уеннар уйнатылды, төрле сорауларга җаваплар алынды. Һәр гаилә үзләренең матур яшәү серләре белән уртаклашты. Соңыннан аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.