Пычак авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары белән Арпаяз авылында эшләп килүче музейда булдылар. Балалар музейда урнашкан экспонатлар аша әби-бабаларының ничек яшәүләре белән таныштылар. Әлеге чараның максаты: балаларда туган җиребезгә мәһәббәт тәрбияләү.