Югары Өскебаш авылында яшәүче Әхмәтова Наһар Каюм кызына 95 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.