Бүген “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш бирү көне. Иртәнге сәгать 8дә Кукмара районында 14 сайлау участогы үзенең ишекләрен ачты.
-Халык бик актив. Сайлаучылар Южный, Нур Баян, Молодежный микрорайоннарыннан киләләр, - дип хәбәр итте районның 16.26.046 санлы участок рәисе Әлфия Хөрмәтуллина. - Һәркемгә ике бюллетень бирелә. Берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин.
Район башлыгы Сергей Димитриев та әлеге сайлау участогына килеп, үзенең тавышын бирде.
Сайлау кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итәчәк.