Праймериз көнендә Татарстанда кайнар линия ачылды

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Бүген бөтен ил буенча VII чакырылыш Дәүләт Думасына күрсәтелүче "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары өчен алдан тавыш бирелә.

Шул уңайдан төбәк башкарма комитетында ситуацион үзәк эшли. Юристлар, территория координаторлары тәүлек әйләнәсендә һәр участок белән элемтәдә тора. Андый үзәкләр Татарстанның һәр 45 районында ачылган. Алардан һәр мәгълүмат Казанга җибәрелә. Районнар һәр сәгать саен тавыш бирергә килүче сайлаучылар турында мәгълүмат биреп бара.

Шунда ук кайнар линия дә ачылган: 8-937-629-00-50 телефоны буенча һәр кеше үз соравын бирә, яисә искәртмә-кисәтүләрен белдерә ала. Исегезгә төшерәбез: үз участогыңны pg.er.ru сайты аша белеп була. Ситуацион үзәк үз эшен участоклар ябылгач та, иртәгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International