Китапханәчеләр көне якынлашу уңаеннан, район һәм авыл китапханәчеләре Болгар шәһәренә сәяхәткә барып кайтты. Алар Ак мәчеттә, Хан манарасында, Ак һәм Кара пулатта, музейларда булды, Болгар шәһәренә сокланып, мондагы тарихи – мәдәни истәлекләр белән якыннан танышты. Изге Болгар җирендә күргәннәр беркемне дә битараф калдырмады.