Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары – тегү фабрикасында, ә Зур Кукмара мәктәбендә белем алучылар киез итек-киез комбинатында булып кайттылар. Алар тегү һәм җитештерү бүлекләре белән таныштылар, җитәкчеләр, хезмәткәрләр белән очраштылар.