Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хәбибрахманова төрле катлам китап укучылары өчен “Бәхеткә юл кайдан?” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә тамашачы “Көмеш кыңгырау” журналисты Резедә Гасыймова һәм язучы Зифа Кадыйрова белән очрашты, нәфис сүз, җырлар тыңлады, кызыксындырган сорауларына җавап тапты. Кичәдә мәдәният хезмәткәрләре язучының әсәрләреннән өзекләр күрсәтте.
Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова, Халыкара гаилә көне уңаеннан, “Гаиләләр тыныч, тату булсын!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Әлеге кичәдә өч гаилә катнашып, кызыклы уеннар уйнатылды, төрле сорауларга җаваплар алынды. Һәр гаилә үзләренең матур яшәү серләре белән уртаклашты. Соңыннан аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.