Сабантуй бәйрәменә сөлге җыю

2016 елның 24 мае, сишәмбе

23 май көнне район китапханәчеләре тарафыннан М. Әмир, В. Кельмаков, И. Газизуллин урамнарында Сабантуй бәйрәменә сөлге җыю оештырылды. Гармун моңын тансыклаган халык сабантуйга дип әзерләгән бүләкләрен алып, урамга сибелгән бала- чаганың шат авазы астында, сөлге җыючыларга кушылды.   

Сабантуй чараларын оештыруга үз өлешләрен керткән һәр хуҗалыкка ихлас рәхмәтебезне җиткереп, аларны Киндеркүл авылы янындагы мәйданда узачак бәйрәмгә чакырып калабыз. Ихтирам белән китапханә хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International