“Мәрхәмәтле сүзләр” дип исемләнгән әхлак сәгате

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

25 майда район балалар китапханәсендә “Мәрхәмәтле сүзләр” дип исемләнгән әхлак сәгате үтте. Китапханәче Фирдания Закирова “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен җәмгыятьтә үзеңне –үзеңне тоту, сөйләшү, өстәл артында үзеңне әдәпле  тоту һәм башка әхлаклылык кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар интерактив презентациядә сурәтләнгән табышмак сорауларына җавап бирде. Соңыннан алар өчен 3 D форматында мультфильм карау оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International